«Юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәң, бәлагә юлыкмассың!»: танып белү уены (6+)

15 февральдә башлангыч сыйныф укучылары өчен 16 нчы санлы китапханә «Юл йөрү кагыйдәләрен үтәсәң, бәлагә юлыкмассың!» дигән танып белү уены уздырды.

IMG-20210212-WA0020
smart

Чарада балалар юл билгеләре һәм аларның ни аңлатуы турында белде, «Кемгә куркыныч яный, ә кемгә юк?» уенында катнашты. Шуннан соң «Автомульти» викторинасында укучыларга транспорт чаралары турында искә алынган мультфильм һәм әкиятләрдән сорауларга җавап бирергә кирәк булды, ә «ПДД-Ребуслар»да балалар сүзләрне аңлатты. Укучылар бик теләп «Игътибарлы бул!» хәрәкәтчән уенын уйнады. Балалар барлык биремнәрне дә җиңеп чыкты һәм, чараны йомгаклап, Юл йөрү кагыйдәләре буенча танып белү мультфильмы карады. Укучылар юл кагыйдәләрен белергә һәм һәрвакыт үтәргә кирәклегенә тагын бер кат инанды!

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: